news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «Сетевая компания» Директорлар советы утырышын уздырды

«Сетевая компания» ААҖ Директорлар советы компаниянең тотрыклы җитештерү һәм финанс нәтиҗәләрен һәм нәтиҗәле эшчәнлеген уңай бәяләде.

Алексей Песошин «Сетевая компания» Директорлар советы утырышын уздырды
http://tatarstan.ru/

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген «Сетевая компания» ААҖ Директорлар советы утырышында кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, 2019 елда ел йомгаклары буенча җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, 2019 елда компаниянең капиталь төзелеш күләмнәрен үзләштерү турында сөйләштеләр. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышта шулай ук компаниянең 2020 елга керемнәр һәм чыгымнар бюджеты, капиталь төзелеш планы расланды.

Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын характерлаучы күрсәткечләр, һәм 2019 ел йомгаклары буенча аларның динамикасы тәкъдим ителде. Компания кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртуга ирешкән.

2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 25,5 млрд кВт.ч тәшкил иткән. Бу 2018 елдагы күрсәткечләрдән 0,8 процентка күбрәк. 2019 елда технологик тоташтыруларга 17 600 килешү төзелгән. Электр егәрлегенә тоташтыру күләме 2019 елда 461 МВт тәшкил иткән.

Компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә кертү кысаларында 2019 елда капиталь кертемнәрне үзләштерү 7,6 млрд сум тәшкил иткән. Капиталь кертемнәрнең шактый күләме бүлүче челтәрләр төзелешенә һәм реконструкцияләүгә юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100