Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарларын билгеләде
Карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Илья Шульгинны һәм Марат Миңнебаевны сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары итеп билгеләде. Бу хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Илья Шульгин — Казанда туып үскән, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын һәм Россия Үзәк Банкының Казандагы банк мәктәбен тәмамлаган. 2017 елда Киров өлкәсе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде. 2017-2020 елларда Киров администрациясе башлыгы булды.
Марат Миңнебаев Казанда туган, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Төрле елларда «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыятендә җитәкче вазифаларын башкара. 2009-2012 елларда «Татэнергосбыт» ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләде.
Шулай ук Алексей Песошин Марина Епифанцеваны Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләде. Моңа кадәр ул Инвестицион үсеш агентлыгының мәгълүмат-аналитика бүлек җитәкчесе вазифасын башкарды.
Документ нигезендә яңа урынбасарлар 8 июньнән уз вазифаларына керешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз