news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән очрашты

Татьяна Москалькова Казанга эшлекле сәфәр белән килде.

Алексей Песошин Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерацияседә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.

Алексей Песошин һәм Татьяна Москалькова гражданнарның тормышларын яхшыртуга кагылышлы һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты, диелә. Очрашуда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.

Искәртеп үтик, Татьяна Москалькова Казанга эшлекле сәфәр белән килде. Казанда аның катнашында Идел буе федераль округындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләренең координацион советы үтәчәк.

Моннан тыш, сәламәтлек саклау, медик-социаль экспертиза, гражданнарны тернәкләндерүдә техник чаралар белән тәэмин ителеш һәм башка шундый актуаль мәсьәләләр каралачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot