Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы делегациясе белән очрашты
Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасына 1974 елда нигез салынган.
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Татарстанда сәүдә палатасы әгъзалары Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында, “Химград” технополисында, Иннополис шәһәрендә, ике махсус икътисади зонада (“Алабуга” һәм “Иннополис”) булдылар, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыяте җитәкчелеге белән очрашулар уздырдылар.
Татарстан һәм Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы арасында кооперацион элемтәләр үсешенең иң өметле юнәлешләре исәбендә Алексей Песошин махсус икътисади зона һәм технопарклар эшчәнлеге мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашуны һәм сәнәгать кооперациясен билгеләде.
“Иннополис шәһәре төзелеше инновацион эшчәнлек үсеше өлкәсендә республиканың яңа адымы булды. Талантлы яшьләрне җәлеп итү өчен фән шәһәрчегендә Американың Карнеги-Меллон университеты белән бергә булдырылган ИТ-Университет эшли”, – дип җиткерде Алексей Песошин.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы киләчәктә Татарстанда гамәлгә кертергә планлаштырылган зур проектлар турында сөйләде, болар – Россиядәге зур Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, “Европа-Көнбатыш Кытай” автомагистраль төзелеше, Конфедерацияләр кубогы матчы-2017 һәм 2018 елда булачак Футбол буенча дөнья чемпионаты.
Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы башлыгы Олег Прозоров республика җитәкчелегенә бизнес-делегациянең килүен югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Безнең уңышлы хезмәттәшлегебезнең дәвам итәчәгенә өметләнәбез”, – диде ул.
Белешмә өчен: Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасына 1974 елда нигез салынган. Бельгия-Люксембург сәүдә-сәнәгать палаталары глобаль системасына 30дан артык палата керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз