news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Россия юстиция министры урынбасары белән очрашты

Алар ведомство алдында торган оператив бурычларга кагылышлы темалар турында сөйләште.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында Россия юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.

Песошин һәм Свириденко юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, судларның эшчәнлек тәртибен тәэмин итү кебек мәсьәләләр турында фикер алышты. Шулай ук алар ведомство алдында торган оператив бурычларга кагылышлы темаларны кузгатты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашуда Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot