news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Россия МЧСы һәм субъектларының үзара эшчәнлеге буенча киңәшмәдә катнашты

2017 елда гына да табигать бәла-казаларыннан Россиядә 42 мең кеше зыян күргән.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия МЧСы һәм субъектларның халыкның куркынычсызлыгын комплекслы тәэмин итү буенча үзара эшчәнлек мәсьәләләре хакындагы селектор киңәшмәсендә катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев үткәрде.

Министр Россиядә куркыныч табигать бәла-казалары туу мөмкинлеге булуын әйтте. Иң күп зыянны янгыннар һәм су басулар китереп чыгара. 2017 елда гына да шушы казалардан Россиядә 42 мең кеше зыян күргән. Зыянны бетерүгә федераль бюджеттан 2 млрд сумнан артык акча бүленгән.

Евгений Зиничев илдә гадәттән тыш хәлләр белән эшчәнлектә ныклы система эшләнүен әйтте. Шулай да, төп көчләрне заманча информацион технологияләрне, мәсәлән, космик мониторинг системасын кулланып, кисәтү эшләренә юнәлдерергә кирәклеген искәртте.

“Гадәттән тыш хәлләрне бетерергә түгел, ә алдан кисәтергә кирәк, - диде Россия МЧСы башлыгы. – Зыянны бетерүгә тотылган матди һәм финанс чыганаклары барлык дәрәҗәдәге бюджетка шактый нык тәэсир итә”.

Евгений Зиничев Россия Президенты йөкләмәсе буенча барлык төбәк башлыклары Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе буларак әлеге эшне җитәкләргә тиешлекләренә игътибарны юнәлтте.

Киңәшмә кысаларында кайбер губернаторлар министрга муниципаль дәрәҗәдә кризиска каршы идарә системасының үсеше турында җиткерде. Игътибар аеруча бердәм 112 номеры буенча экстрен оператив хезмәтләрне чакыру һәм “Куркынычсыз шәһәр” программалы аппарат комплексын тормышка ашыру мәсьәләләренә юнәлдерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100