Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Әрмәнстанның Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты
2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Әрмәнстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең гомуми күләме $8,5 млн. тәшкил иткән.
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Әрмәнстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Вардан Тоганян бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән күреште.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Вәлиев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Әңгәмә барышында Россия- Әрмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Әрмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген карадылар. Шулай ук уртак сәүдәне киңәйтү, гуманитар өлкәдә, аерым алганда, мәгариф, спорт, туризм, мәдәният һәм сәнгатьтә үзара багланышларны ныгыту турында фикер алышынды.
Вардан Тоганянның Казанга килүенең төп максаты - Бәйсез дәүләтләр бергәлегенең хөкүмәт Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы башлыклары утырышында катнашу. Әлеге чара Татарстан башкаласында 25-26 майда үтәчәк.
Белешмә өчен: 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Әрмәнстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең гомуми күләме $8,5 млн. тәшкил иткән. Ереванга Татарстан каучугы, җир өсте транспорты, җиһазлар һәм механик җайланмалар, кара металл эшләнмәләре, оптика инструменты һәм аппаратлар, азык-төлек продуктлары китерелә. Үз чиратында Әрмәнстан республикабызга агач үсентеләре һәм башка үсемлекләр, модифицияләнгән крахмал, төрле җиһазлар, сөт һәм ит продукциясе һәм башка әйберләр кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз