news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин республиканың урман хуҗалыгы өлкәсендәге проблемаларны атады

Хөкүмәт башлыгы тармакта финанслау күләме аз булуын билгеләп узды.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тулаем алганда, Татарстанның урман хуҗалыгы өлкәсендә эш темплары сакланса да, проблемалар да аз түгел. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин коллегия утырышында тармак проблемаларын билгеләп узды.

Ул урман фонды җирләрендә кадастр учеты, урман хуҗалыклары чикләрен билгеләү мәсьәләсен әйтте. “Бу мәсьәләдә эшче төркем оешты. Без бу эшне республика җирлекләренең чикләрен билгеләү эше белән берләштерәчәкбез. Бу эш Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә үткәреләчәк”, - диде.

Хөкүмәт башлыгы тармакта финанслау җитеп бетмәү проблемасын да атады. “Җитди игътибар кирәк. Илкүләм проектларда - зур өмет. Бәлки, вазгыять үзгәрер”, - диде.

“Кече һәм урта бизнес үсеше урман комплексында җитәрлек темплар белән бармый. Агач эшкәртү, агач материаллары әзерләү кебек эшләргә җәлеп итүдә һәрвакыт яңа формалар эзләргә кирәк. Венчурлы инвесторлар да кирәк”, - дип белдерде Песошин.

Аның әйтүенчә, урман массивларының санитар торышы да зур игътибар сорый.

Тармакка яшьләр килмәү проблемасы да бар. “Иң мөһиме – кадрлар. Тармакта кадрлар белән тәэмин итү проблемасы хезмәт хакы түбән булуы белән дә бәйле”, - ди Премьер-министр. 2018 елда уртача хезмәт хакы 19 мең 800 сум булган, республикадагы 33 мең 900 сум уртача хезмәт хакыннан ул күпкә ким.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100