Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин республиканың иң яхшы социаль хезмәткәрләрен бүләкләде
«Корстон»да «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» исеменә Бөтенроссия конкурсы республика этабына йомгак ясалды.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Артур Казанцев). «Корстон»да «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» исеменә Бөтенроссия конкурсы республика этабына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне республика Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.
«Мин сезне һөнәри бәйрәмегез, Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм. Татарстан социаль хезмәте һәрвакыт хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы, компетентлыгы һәм нәтиҗәлелеге, югары сыйфат һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеге, тармак ветераннары тарафыннан салынган традицияләр белән аерылып тора», - диде Песошин.
Ул социаль яклау системасы җәмгыятьнең социаль-икътисади торышының әйдәп баручы индикаторы булып тора, дип өстәде. Тармак актив үсештә. «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектлары үсешенә зур этәргеч бирә. Аның кысаларында принципиаль яңа учреждениеләр төзелә, яңа технологияләр үзләштерелә һәм гамәлгә кертелә, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү спектры киңәя.

Ул Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты нянясы Татьяна Гурьянованы «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Шулай ук аңа «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирү турында таныклык тапшырды.

2018 елда 2 меңгә якын кеше балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда реабилитация узган, меңгә якын гаилә социаль куркыныч хәлдән чыгарылган. Республиканың якынча 1,7 млн кешесе федераль һәм республика социаль ярдәм чараларын ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз