news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек 18 процентка арткан

Татарстан Премьер-министры "Ак Барс банк"ның “Яңа базарны яулау” темасына багышланган эшлекле иртәнге ашында катнашты.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Премьер-министры "Ак Барс банк"ның “Яңа базарны яулау” темасына багышланган эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашуда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләре каралды. Иртәнге аш бу көннәрдә Казанда узучы "Киләчәккә караш" форумы кысаларында булды.

Катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин бүген Татарстанда булган бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

"Хәзерге вакытта, сез белгәнчә, эшмәкәрләрне исәпкә алу кагыйдәләре үзгәрде. Салым инспекциясе, ниһаять, аларның бездә күпме икәнен билгели алды. Шул рәвешле республикада кече һәм урта бизнес саны 18 процентка арткан булуы ачыкланды. Бу абсолют сан түгел икәне билгеле. Шуңа да карамастан, хәзер бездә якынча 162 мең фирма һәм эшмәкәр теркәлгән", — диде ул.

Татарстан Премьер-министры үз чыгышында гамәлдәге "Алабуга" махсус икътисади зонасы һәм Яр Чаллы өстенлекле үсеш территориясе турында искәртте. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләрендә дә шундый статус алу өчен өч гариза хупланган. Аның фикеренчә, салым буенча ташламалы программалар булдыру ысулын табу мөһим.

"Хәзер Икътисад министрлыгы дәрәҗәсендә төрле программалар буенча салымны ташламалы итү мөмкинлеге карала. Өстенлекле үсеш территориясендә иминият кертеменә, ә технопаркларда милек табышына салым ташламалары каралган. Әгәр игътибар белән карасаң, бизнеска комачаулаган гына түгел, ярдәм иткән моментларны да күрергә була ", — дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Премьер-министры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100