news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Республика ярдәм фонды булдыру турындагы карага кул куйды

Карар нигезендә Республика ярдәм фондына Аракчино районы янындагы җир биләмәсе тапшырылачак.

Алексей Песошин Республика ярдәм фонды булдыру турындагы карага кул куйды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алесей Песошин "Республика ярдәм фонды булдыру" турындагы карарга кул куйды.

Документ нигезендә, Татарстан республикасында теркәлгән кредит һәм финанс оешмаларыннан, намуссыз йорт төзүчеләрдән зыян күргән затларга ярдәм итү максатыннан "Республика ярдәм фонды" унитар коммерциясез оешма төзеләчәк.

Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, документка таянып, ун көн эчендә фондның уставын билгеләргә, ә утыз көн эчендә, республика милке булып саналган, 759,2 гектар мәйдандагы җирне, шул исәптән анда урнашкан объектларны фонд карамагына тапшырырга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot