news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин республика ветеринарларына 101 машина ачкычы тапшырачак

Белгечләргә техниканы Баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгы уңаеннан тапшырачаклар.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика ветеринарларына 101 машина ачкычы тапшырачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләргә техниканы Ветеринария хезмәткәрләре көне кысаларында – 26 сентябрьдә тапшырачаклар. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгына багышланган тантана Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot