news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин предприятие башлыкларын алдынгы технологияләргә күбрәк тартылырга чакырды

Яшел Үзәндә республика предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда цифрлы технологияләрне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар узды.

(Яшел Үзән, 1 август, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Тарстан предприятиеләре башлыкларын алдынгы технологияләргә карата күбрәк энтузиазм белдерергә чакыра. Бу хакта ул республика предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан цифрлы технологияләрне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинарда әйтте.

Киңәшмә Яшел Үзәннең POZIS заводы базасында узды. Кунакларга предприятие буйлап, аерым алганда махсус машина төзелеше үзәгенә экскурсия уздырылды. Комплекс хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттыру, электр куллануны 1,5 тапкыр киметү мөмкинлеген бирә. Димәк, җитештерү рентабельлелеге арта.

Цифрлаштыруда заманча этапның төп үзенчәлеге булып технологияләр генә алышыну түгел, ә предприятие бизнесы, аңа карата чимал куючыларның һәм сатып алучыларның карашы үзгәрү, предприятиенең үзендә идарә системасы үзгәрү тора, диде Алексей Песошин.

Семинарны йомгаклаганда Премьер-министр әлеге чараларның предприятие җитәкчеләренә заманча шартларда яхшырак аңлашырга мөмкинлек бирүен әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100