news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин муниципалитетларда яшьләр сәясәтен булдыру мөһимлеген әйтте

Быел 26 яшүсмерләр клубын, 9 яшьләр үзәген төзекләндерү ниятләнә.

Алексей Песошин муниципалитетларда яшьләр сәясәтен булдыру мөһимлеген әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның район-шәһәрләрендә яшьләр сәясәтен булдыру мөһим. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Яшьләр сәясәте 2018 елда яңа формат алды. Президент Указы белән Яшьләр эшләре министрлыгы оешты. Бу эшләр яшьләр проблемаларына игътибарны көчәйтергә мөмкинлек бирер дип ышанам. Аеруча муниципалитетларда яшьләр сәясәтен төзү мөһим, компетентлы кадрлар кирәк», - диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Алексей Песошин 2018 елда 19 балалар сәламәтләндерү лагере, 28 яшүсмерләр клубы, 6 яшьләр үзәге ремонтланганын әйтте. Быел 26 яшүсмерләр клубын, 9 яшьләр үзәген төзекләндерү ниятләнә. «Лето детям» республика программасы кысаларында, 94 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонт белән колачлау планлаштырыла. Моның өчен 7 млрд сум акча тотылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot