news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары белән очрашты

Алексей Доценко Казанга дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашу өчен килде.

Алексей Песошин  Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко белән очрашты. Бу турыда ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Песошин һәм Доценко ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге, тариф сәясәтен җайга салу, кулланучыларның һәм хезмәтләрнең җайга салына торган төрләрен җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләре балансын үтәү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашу өчен Казанга эшлекле сәфәргә килде.


news_right_1
news_right_2
news_bot