news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә республика бүләкләре тапшырды

Татарстанның авиация предприятиеләре вәкилләренә бүләкләр тапшырылды.

Алексей Песошин «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә республика бүләкләре тапшырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүген «Казан» Гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның авиация предприятиеләре вәкилләренә өч бүләк тапшырды.

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы генераль директорының беренче урынбасары — «Туполев» ГАҖ филиалы директоры Николай Савицких «Фидакарь хезмәте өчен» медален алды. «Казан вертолет заводы» ГАҖ участогы өлкән мастеры Зиннур Гобәйдуллинга «Татарстанның атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде, «Казан моторлар төзү берләшмәсе» АҖ участогы мастеры Виктор Барнаевка Татарстан Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне «Мин күкне сайлыйм!» дигән сигезенче авиация бәйрәмендә сәламлим. Республика халкы өчен бәйрәм күркәм гадәт булып тора, һәм бу ел да искәрмә булып калмады», — диде Алексей Песошин бәйрәмне ачу тантанасында.

Татарстан Премьер-министры авиация предприятиеләре чатырларын карап чыкты, парашют җыю буенча остаханәдә, авиатөзелеш лабораториясендә һәм байк-шоу мәйданчыгында булды, гелий белән тулган аэростатны бәяләде.

«Безнең бәйрәм «Мин күкне сайлыйм!» дип атала, һәм безнең республикада һәм шәһәрдә бу эштә үкенмәс өчен барлык шартлар да  тудырылган», — диде А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов.

Авиашоу гадәттәгечә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта уза. Быел бәйрәмдә 30 самолет һәм вертолет катнаша. Алар арасында РФ Оборона министрлыгы, РФ ДОСААФ җәмгыятенең Үзәк аэроклубы һәм Казан вертолет заводының һава суднолары да бар. Авиашоуның хедлайнерлары «Первый полет» һәм «Стрижи» ике пилотаж төркеме булды.

Җәйге программага быел парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, Казансу елгасы өстеннән гражданнар техникасы, ерак авиация һәм пилотаж төркемнәре очышы керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100