news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин миграция мәсьәләләре буенча Баш идарә җитәкчесе белән очрашты

Чарада Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин да катнашты.

Алексей Песошин миграция мәсьәләләре буенча Баш идарә җитәкчесе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-майоры Валентина Казакова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин да катнашты.

Очрашуда миграция эшен, хезмәт базарын оештыру, шулай ук үзе теләп ялланган бүлекчә хезмәткәрләренә өстәмә рәвештә премияләр тапшыру турындагы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Моннан тыш, полиция генерал-майоры Валентина Казакова республикага эш сәфәре кысаларында ТР территориясендә миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100