Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин «Мастер» Кама индустриаль паркы резидентлары эше белән танышты
«Мастер» Кама индустриаль паркының 1,4 мең квадрат метр мәйданында 295 предприятие эшли, аларда 11 мең кеше хезмәт куя.
(Чаллы, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркында булды.
«Мастер» Кама индустриаль паркы бүген – Россиянең әйдәп баручы индустриаль паркларының берсе. Компания карамагында 1,4 мең квадрат метр җитештерү һәм офис биналары бар. Биредә 295 предприятие эшли, аларда 11 мең кеше хезмәт куя. «Мастер» Кама индустриаль паркы коронавирус пандемиясе башланганнан бирле ун яңа резидент кабул итте.
Сәфәр кысаларында Премьер-министр «Идун Клатч Рус» компаниясе производствосында булды. Предприятие 2017 елның августында төзелгән, йөк машиналарына тоташтыргычлар җитештерә. Җитештерү Россия һәм тышкы базарларга, шулай ук КАМАЗ ихтыяҗларына юнәлгән. Биредә эшчәнлек елына 60 меңнән алып 100 меңгә кадәр комплект чыгаруга исәпләнгән.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шулай ук Haier заводы суыткычлары өчен пыяла җепселләр җитештерү буенча махсуслашкан «Инвестхимпласт» компаниясе мәйданнарын карады, аннан пыяла пакетлар һәм пыяла җитештерүче «СтиС» компанияләр төркеме эшчәнлеге белән танышты.
Песошин гамәлдәге производстволарны һәм булдырылган эш урыннарын саклап калуның мөһимлеген искәртте. Нәкъ менә шуңа күрә республика дәрәҗәсендә «Мастер» Кама индустриаль паркына ярдәм итү механизмы әзерләнгән, аның асылы резидентларга аренда түләүләрен кичектереп тору. Шуңа күрә «Мастер» Кама индустриаль паркыннан пандемия вакытында бер генә резидент та китмәде, биредә республиканың да казанышы бар, дип билгеләп үтелде очрашуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз