news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Мәскәү Сабан туенда катнашты
Бәйрәмгә 2018 килограммлы чәкчәк әзерләгәннәр.
Скопировать ссылку
(Казан, 21 июль, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүнең Коломенское музей-тыюлыгында Сабан туе уза. 200 мең квадрат метрлы мәйдандагы Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм күрсәткән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнаша.
Сабан туе мәйданында алты сәхнә эшли. Алар һәркайсы Дөньяның төрле почмагын тасвирлый. Моннан тыш татар һәм башкорт утарлары урнаштырылган. Ярминкә оештырылган, аттракционнар куелган.
Бәйрәмдә Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да чыгыш ясаган. Шулай ук танылган артистлар Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев кебек җырчылар да концерт программаларын тәкъдим итә. Ренат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина кебек танылган артистлар чыгышларын да күрергә мөмкин булачак.
Кунаклар өчен махсус 2018 килограммлы чәкчәк пешерелгән.
Россиядә иң зур Сабан туйларның берсе саналган Мәскәү Сабан туенда ел саен 200 меңләп кеше катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2