news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Мәскәүдә Россия Регби федерациясенең Югары советы утырышында катнашты

Утырышта катнашучылар илкүләм җыелма командаларны халыкара ярышларга әзерләү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Алексей Песошин Мәскәүдә Россия Регби федерациясенең Югары советы утырышында катнашты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Алексей Песошин Мәскәүгә сәфәр кылды. Анда Россия Регби федерациясенең Югары советының чираттагы утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Алексей Песошин 2011 елдан бирле Татарстан Регби федерациясен җитәкли.

Утырышта катнашучылар илкүләм җыелма командаларны халыкара ярышларга әзерләү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шулай итеп, бүген Россия ир-атлар җыелма командасы апрельдә Гонконгта регби-7 буенча узачак Дөнья сериянең сайлап алу турына әзерләнә. Турнирда җиңүче 2019-2020 еллар сезонында Дөнья сериясендә катнашырга юллама алачак.

Шулай ук регби буенча Россия чемпионатының “көз-яз” системасына күчерү мәсьәләсен карадылар. Бу спортчыларның Дөнья беренчелегенә әзерләнергә вакыт күбрәк булсын өчен кирәк. Бүген ярышлар “яз-көз” системасы буенча уза.

Утырышның бер өлеше Россия төбәкләрендә регби уенын үстерүгә һәм башка илләрнең Регби федерацияләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100