news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Мәскәүдә Регби федерациясе югары советы утырышында катнашты

Утырышта регби-7 буенча Россия җыелмасының яңа тренерын билгеләделәр.

Алексей Песошин Мәскәүдә Регби федерациясе югары советы утырышында катнашты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры, республиканың Регби федерациясе башлыгы Алексей Песошин Мәскәүдә узган Россия Регби федерациясе югары советы утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта регби-7 буенча Россия җыелмасының яңа тренерын билгеләделәр. Андрей Сорокинны бу вазифада Фиджидан Вайсале Сереви алыштырды.

Яңа тренер регби-7 буенча Россия җыелмасын Дөнья сериясенә кайтарырга һәм команданы 2020 елда Токиода узачак җәйге Олимпиадага алып чыгарга ярдәм итәчәк, дип көтелә.

Россия Регби федерациясе алдагы ярышларга команданы әзерләү буенча финанс өлкәсендә план төзиячәк, дип билгеләп үтә югары совет рәисе Игорь Артемьев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100