news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин һәм Игорь Комаров Санкт-Петербург форумында Татарстан стендын карады

Алар Татарстанның социаль-икътисади күрсәткечләре, шулай ук хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары турында фикер алышты.

Алексей Песошин һәм Игорь Комаров Санкт-Петербург форумында Татарстан стендын карады

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Петербург халыкара икътисади форумында Татарстанның Презентацион стендында булды.

«Игорь Комаров һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы составындагы бер төбәге буларак Татарстанның социаль-икътисади күрсәткечләре, шулай ук хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары турында фикер алыштылар», — диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Иннополис» махсус икътисади зонасы үсеше һәм аның территориясендәге яңа объектлар турында кыскача сөйләде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Игорь Комаров Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» җәмгыятенең җитештерү предприятиеләрендә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100