news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар

Элек «Юдино» бүлеге Казанның Киров районында өч бинада урнашкан иде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). “Юдино” яңартылган полиция бүлеге “Салават күпере” торак комплексына күчте. Яңа торак комплексы полиция бүлеге территориясендәге халыкны 2 тапкырдан да арттырды.

"Казан шәһәре үсә, яңа районнар төзелә. Аларда җылылык, яктылык һәм иң мөһиме - куркынычсызлык тәэмин итү - безнең бурыч.  Хәзер полиция бүлеге күченә, биредә эшләү уңайлы булуын телим", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

Элек «Юдино» бүлеге Казанның Киров районында өч бинада урнашкан иде.

Юдино бистәсендә 15 эре предприятие, иң зур тимер юл узелы – “Юдино” станциясе, 6 мәктәп, Казан тимер юл техникумы, 17 балалар бакчасы һәм 6 сәламәтлек саклау объекты урнашкан.

“Бүген, чыннан да, истәлекле көн. 1984 елдан бирле ул вакытта милиция бүлеге тар биш катлы бинада урнашкан иде. Сез эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган бинага күчтегез. Татарстан Президентына ярдәм өчен рәхмәт. Бүлек иртәгедән башлап куркынычсызлык өчен эшли башлаячак. Территорияне онытмагыз – сез аннан китмәдегез. Әмма эш өстәләчәк”, - диде Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин.

«Юдино» полиция бүлеге территориясендә 43 меңгә якын кеше яши. Әмма “Салават күпере” торак комплексы тагын 52 мең кешегә исәпләнгән.

Яңартылган полиция участогы Заречье проспектында 26нчы торак йортның беренче катын били. Аның мәйданы 960 кв метр тәшкил итә. Хәзер биредә заманча җиһазлар урнаштырылган бинага барлык белгечләр урнашты.

Шулай да полицейскийларның бер өлеше Залесная һәм Красиков урамнарында калган, Юдино бистәсендә 3 хокук тәртибен саклау пункты эшен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100