news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Әлмәттә социаль ипотека йортлары төзелешен тикшерде

Премьер-министрга йортларны 2019 елның икенче кварталында кулланышка тапшыру өчен барлык көчләр дә куелуы турында сөйләделәр.

Алексей Песошин Әлмәттә социаль ипотека йортлары төзелешен тикшерде
tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Әлмәт шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин “Западные врата” микрорайонындагы ике социаль ипотека йорты төзелешен тикшерде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

“Татарстан Хөкүмәте башлыгы Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының “Западные врата” микрорайонындагы күпфатирлы йортлар төзелешен тикшерде”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Төзелеш мәйданын караган вакытта хәзерге ситуация турында фикер алыштылар. Объектлар төзелешен тәмамлау белән бәйле киләсе эш этаплары турында сөйләштеләр.

Хәзерге вакытта 22 нче номерлы йортта үзәкләшкән җылыту системасы тоташтырылган. Премьер-министрга йортларны 2019 елның икенче кварталында кулланышка тапшыру өчен барлык көчләр дә куелуы турында сөйләделәр.

Узган елның март аенда йортларга заказ бирүче һәм подрядчы үзгәрде. Җитештерү графигын бозган өчен алар эштән читләштерелде.

Моннан тыш, эш сәфәре барышында Алексей Песошин шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре белән дә танышты. Объектта 117 кеше эшли, эшне алты этапта башкару планлаштырыла.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100