news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәк куйды

Татарстан Премьер-министры Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергә бер минутлык тынлык белән фронттан кайтмаган сугышчыларны искә алды.

Алексей Песошин һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәк куйды
Динара Прокопьева

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында «Җиңүче Солдат» һәм «Кайгы кичерүче солдат» монументларына венок һәм кызыл канәфер куйды.

Зират мемориалларына шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, курсантлар-суворовчылар һәм рәсми затлар да килгән иде. Шул исәптән республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутатлар Айрат Фәррахов һәм Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.

Тантанада катнашучылар «Җиңүче Солдат» монументына чәчәкләр салганнан соң, һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Моның артыннан өч тапкыр залп ясалды, шул вакытта һавага үз тормышы бәрабәренә дөньяны фашизмнан саклап калган сугышчыларның җаннарын символлаштырган ак күгәрченнәр очырдылар.

Аннары Алексей Песошин һәм ветераннар алдында Бөек Ватан сугышы чоры формасын кигән сугышчылар взводы атлап узды.

Аннары «Кайгы кичерүче солдат» һәйкәленә Һәм Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев каберенә чәчәк салдылар. Чарада катнашучылар очучыны искә алдылар, ул концлагерьдан урланган бомбардировщикка качкан.

Татарстан Премьер-министры, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм рәсми затлар бергә фотога төште, аннан соң Җиңү көне уңаеннан башка бәйрәм чараларына киттеләр. Иртәнге сәгать унда Меңьеллык мәйданында Җиңү парады башланачак, аннары Казан урамнары буйлап «Үлемсез полк» акциясе узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100