Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты
Хәзер Shenzhen World Food City Business Management & Development Халыкара сәүдә һәм интеграция үзәге төзү проекты белән шөгыльләнә.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Shenzhen World Food City Business Management & Development Кытай холдинг компаниясе делегациясе белән очрашты. Алар перспективалы юнәлешләр һәм хезмәттәшлек вариантлары хакында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Кытай Татарстанның тышкы икътисади мөһим партнерларының берсе булып тора. 2016 елда гына да ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 372,5 млнны тәшкил итте”, - дип китерә Песошин сүзләрен матбугат хезмәте.
Компания вәкилләре Халыкара сәүдә һәм интеграция үзәге төзү проекты турында сөйләде. Проект Шеньчжень шәһәрендә World Food City Халыкара чит ил азык-төлек үзәге мәйданында тормышка ашырылачак. 26 октябрьдә ачылырга планлаштырылган үзәк мәйданы 550 меңнән артык квадрат метрны билиячәк.
Искәртеп үтик, 25 сентябрьдә Поднебесная компанияләре делегацияләре Игенчеләр сараенда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз