news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Кыргызстан делегациясе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Кыргызстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Алмаз Кененбаев җитәкчелегендәге делегация Казанга килде.

Алексей Песошин Кыргызстан делегациясе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Алмаз Кененбаев хезмәттәшлек һәм кайбер үзара эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Кыргызстан Республикасы делегациясенең Казанга эш сәфәре кысаларында узды.

«Кыргызстан Республикасы безнең өчен мөһим партнерларның берсе һәм бу хакта үсештә булган товар әйләнеше дә сөйли», — дип белдерде Песошин. Ул 2018 елның тугыз ае йомгаклары буенча Кыргызстан белән товар әйленеше 48,5 млн доллар тәшкил итүен әйтте.

Очрашу барышында конфессияара мөнәсәбәтләр, дин гыйлеме өлкәсендә кадрлар әзерләү, ике яклы товар әйләнеше күләмен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Алмаз Кененбаев очрашуда Кыргызстан Республикасы Россия, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә дә актив хезмәттәшлек итәргә әзер, дип белдерде. «Без Россия Федерациясе төбәкләре белән хезмәттәшлеккә югары дәрәҗәдә сәяси диалогны саклап калуның нәтиҗәле механизмы буларак карыйбыз. Үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтүдә Татарстан Кыргызстанның тышкы сәяси һәм тышкы икътисади эшчәнлегендә аерым урын алып тора», - дип билгеләп үтте ул.

Ул шулай ук Кыргызстанны Татарстан сәнәгать продукциясе белән тәэмин итү, шул исәптән МВЕН фирмасының махсуслаштырылган самолетларын озату һәм ягулык-энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында да билгеләп үтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot