news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин “Кыңгырау чыңы” фестивален ачты

Быел “Алексеевск чаң тавышлары” Романовлар гаиләсенең 100 еллык истәлегенә багышланган.

Алексей Песошин “Кыңгырау чыңы” фестивален ачты
Рамиль Гали

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Алексеевск чаң тавышлары-2018” XVI Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивален ачты. Быел бәйрәм 1918 елда большевиклар тарафыннан атып үтерелгән патша гаиләсенең 100 еллык истәлегенә, шулай ук Алексеевск чиркәвен яктыртуның 10 еллагына багышлана.

Премьер-министр Алексеевск бистәсенең төп мәйданында чыгыш ясады.

“Чын йөрәгемнән искиткеч халык бәйрәме “Кыңгырау чыңы” фестивале белән котлыйм. Бу – халыклар арасында татулык өндәүче һәм православие вәкилләренең традицияләрен яңартучы мәдәниятара элемтә өчен тагын бер уникаль мәйданчык. “Алексеевск чаң тавышлары” фестивале бөтенроссиягә танылган, бу хакта илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән катнашучылар сөйли. Бүгенге бәйрәм яхшы кәеф, дәрт һәм күтәренке рух бүләк итәчәгенә ышанам”, - дип сәламләде фестивальдә катнашучыларны Алексей Песошин.

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе чыгышыннан соң фестивальнең гала-концерты башланды. Быел Татарстанга Россиянең төрле шәһәрләреннән, Белоруссиядән, Украинадан чаң кагучылар, шулай ук фольклор һәм бию коллективлары, казах җырларын башкаручылар килде. Кунаклар “Осталар шәһәре” халык кәсебе ярминкәсе һәм “Казах бистәсе” проекты белән кызыксына.
Фестиваль 3 көн дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100