news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Кремльдә предприятие хезмәткәрләрен, белгечләрне һәм галимнәрне бүләкләде

Татарстан төрле тармаклардагы хезмәткәрләренең ныклы тырышлыгы һәм таланты нәтиҗәсендә югары уңышларга ирешә, диде Премьер-министр.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Бүген Казан Кремлендә Россия һәм республика бүләкләрен тапшырдылар. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин галимнәргә, табибларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләренә медальләр, исемнәр, мактау грамоталары бирде.

Татарстан Премьер-министры чараның аеруча истәлекле көндә – Россия Конституциясе көнендә узуын билгеләп үтте.

Тантанада узып баручы елда республика икътисадында ирешелгән нәтиҗәләр турында да әйтелде. Татарстан традицион рәвештә төп макроикътисади күрсәткечләр буенча лидер төбәкләр сафында бара. Башлангыч мәгълүматлар буенча, быел республиканың тулаем төбәк продукты 2,4 трлн сумга җитә.

Сәнәгать җитештерү индексы 101,7 процентны тәшкил итә. Товар әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 105,6 процентка, тышкы сәүдә әйләнеше 9,3 процентка җитә.

Республика төрле тармаклардагы хезмәткәрләренең ныклы тырышлыгы һәм таланты нәтиҗәсендә югары уңышларга ирешә, диде Татарстан Премьер-Министры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100