news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин ковидка каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә катнашты

Очрашуны видеоконференция режимында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле уздырды.

Алексей Песошин ковидка каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә катнашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Утырыш Идел буе төбәкләре территориясендә коронавирус таралуга каршы көрәш мәсьәләсенә багышланган иде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар коронавирусның таралуын кисәтү, инфекцияне профилактикалау чараларын оештыру, шулай ук авырулар өчен урын булдыру һәм дару алу мөмкинлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты.

«Федераль үзәк оператив рәвештә һәм үз вакытында субъектларны хуплады һәм хуплавын дәвам итә. Гомумән алганда, округ буенча төбәкләргә Covid-19 белән бәйле финанс ярдәме күләме 180 миллиард сум тирәсе тәшкил итте», — диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

Аның сүзләренчә, инфекция белән көрәшү өчен Идел буе федераль округы төбәкләре барлык резервларны туплаган. Гомумән алганда, Covid-19 йоктырган авыруларны дәвалау өчен 60 мең урын әзерләнгән.

Бу чаралар илдә коронавирустан үлүчеләр санын март аеннан бирле өч тапкырдан күбрәккә киметергә мөмкинлек бирде, диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100