news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин «Казаноргсинтез» җәмгыятендә яңа мичләрне эшләтеп җибәрүдә катнаша

Сәгатенә 72 тонна этилен җитештерергә сәләтле яңа мичләр гомуми егәрлеге сәгатенә 66 тонна тәшкил иткән ун иске мичне алыштырачак.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казаноргсинтез» ГАҖ этилен заводында дүрт яңа мичне эшләтеп җибәрүдә катнаша.

Сәгатенә 72 тонна этилен җитештерергә сәләтле яңа мичләр гомуми егәрлеге сәгатенә 66 тонна тәшкил иткән ун иске мичне алыштырачак.

Чарада шулай ук «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, Казан мэры Илсур Метшин һәм «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаша.

2017 ел нәтиҗәләре буенча «Казаноргсинтез» ГАҖ 726 мең 513 тонна полиэтилен җитештергән. Компания тарафыннан эшләп чыгарылган продукциянең гомуми күләме 1 миллион тоннадан артып киткән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot