news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Казанда уникаль лицей ачты

Яңа күп профильле мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән һәм алдынгы лабораторияләр белән җиһазландырылган.

Алексей Песошин Казанда уникаль лицей ачты
Рамил Гали

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Белем көнендә Казанда 187нче «Ритм» күп профильле лицеен ачу тантанасында катнашты. Нәҗип Җиһанов урамында урнашкан белем бирү учреждениесе 1224 укучыга исәпләнгән. Анда астропланетарий һәм IТ-полигон да бар.

«Татарстан Республикасында белем бирү системасын үстерү һәм камилләштерүгә һәрвакытта да аерым игътибар бирелә. Быел гына да республикада сигез яңа мәктәп ачыла. Биредә Совет районы да искәрмә түгел. Кадерле балалар, 1 сентябрьдә сез яңа заманча мәктәп ишекләрен ачып керәсез. Биредә үсү, камилләшү өчен барлык шартлар да тудырылган», — дип искәртте Алексей Песошин.

Ул шулай ук Совет районы мәктәпләренә барачак барлык беренче сыйныф укучыларына яхшы билгеләр генә алуларын теләде.

«Хөрмәтле педагоглар, республикабызның киләчәге — сезнең кулларда. Мәктәп бик лаеклы булып чыккан. Әлеге мәктәпне вакытыннан алда файдалануга тапшырган төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә», — дип сүзен йомгаклады ТР Премьер-министры.

Лицейда белем бирү биш профиль (физика-математика, табигый-фәнни, социаль-гуманитар, лингвистика һәм мәгълүмати-технология) буенча алып барылачак.

Песошинга башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен каралган блокларны күрсәттеләр. Мәктәпнең үзенчәлеге — башлангыч мәктәпнең өлкән сыйныфлар укый торган бинадан аерым урнашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100