Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин Казанда проблемалы йортлар төзелеше белән танышты
Проблемалы объектлар төзелешен төгәлләү өчен алга таба эш итү адымнары билгеләнде.
(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда өлеш кертеп төзелә торган проблемалы йортлар төзелеше белән танышты.
Йортларны урында карап, аларның торышы буенча фикер алыштылар һәм проблемалы объектлар төзелешен төгәлләү өчен алга таба эш итү адымнары билгеләнде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошинны Татарстан прокуроры Илдүс Нәфыйков, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казанның шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов озатып йөрде.
Татарстан Премьер-министры һәм рәсми затлар беренче булып Әмирхан урамындагы 68 нче кварталдагы күп фатирлы торак йортны карадылар (төзүчесе “Маг-строй” ҖЧҖ).

Рөстәм Нигъмәтуллин бу озакка сузылган төзелеш контрольдә, өлеш кертүчеләр белән элемтә бар, дип белдерде.
Алга таба Академик Губкин урамындагы “МЧС” торак комплексы төзелешендә булдылар һәм аны төгәлләү вариантлары турында фикер алыштылар.
Академик Губкин урамындагы “МЧС” торак комплексындагы 5нче йортның техник әзерлеге 94 процентны тәшкил итә (төзүчесе “ФОН” ҖЧҖ).

Шулай ук Павлюхин урамындагы “Симфония” торак комплексында да булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз