news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Казанда авиакосмик технологияләр күргәзмәсен ачты

"Әлеге күргәзмә ватаныбызда аэрокосмик тармактагы алдынгы технологияләр эшләнмәләрен күрсәтә", - диде ул.

Алексей Песошин Казанда авиакосмик технологияләр күргәзмәсен ачты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" (АКТО) күргәзмәсен ачты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Казан ярминкәсе"ндә оештырылган күргәзмә ачылышында Алексей Песошин чыгыш ясады. "Әлеге күргәзмә ватаныбызда аэрокосмик тармактагы алдынгы технологияләр эшләнмәләрен күрсәтә, фәнни-техник үсешнең өстенлекле юнәлешләрен билгели", - диде ул.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Россиядә динамик үсештәге төбәк булуын искә төшерде. Биредә авиатөзелеш тармагының үсеш һәм тәэминат мәсьәләләре комплекслы чишелүен әйтте.

  • "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" Халыкара махсуслашкан күргәзмә Казанда 8-10 августта уза. Биредә Россия һәм Беларуссиядән килгән 150ләп предприятие самолет, вертолет, кече авиация, авиация двигательләре, авиация приборлары төзү буенча заманча технологияләрен, материалларын һәм җиһазларын күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot