news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин - Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы

Бүген шәһәр Думасының чираттан тыш сессиясендә Башкарма комитет структурасына үзгәреш кертелде

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Бүген Казан шәһәре Думасының чираттан тыш үткәрелгән сессиясендә шәһәр Башкарма комитет структурасына үзгәреш кертелде. Беренче мәсьәлә итеп шушы комитетка җитәкчелек иткән Рәфис Борһановның, 24 майда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм турзим министры итеп билгеләнү сәбәпле, Башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан вакытыннан алда китүе турындагысы чыгарылды, дип хәбәр итә Дума аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге.

Нәтиҗәдә, хәзер Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең тагын бер урынбасары булды, анысы шәһәрне тышкы бизәү-уңайлыклар белән тәэмин итү һәм муниципаль контроль мәсьәләләре буенча. Әлеге вазифага Совет районы хакимияте башлыгы Алексей Песошин билгеләнде. Шуңа өстәп, аңа шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкару да йөкләнде.




news_right_1
news_right_2
news_bot