news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Казан Кремлендә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Премьер-министр II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален, мактаулы исемнәр, Россия һәм Татарстанның башка дәүләт бүләкләрен тапшырды.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чара II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медальләрен тапшырудан башланды. Әлеге бүләкне республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең бутил каучук заводы цехының смена башлыгы Валерий Семин һәм «Оргсинтез» ГАҖнең слесарь-инструментчысы Николай Фирсов алды.

Моннан тыш, Алексей Песошин табиблар, химиклар, сәнгать эшлеклеләре, уйлап табучылар, машина төзүчеләр һ.б. һөнәр ияләренә мактаулы исемнәр тапшырды. Барлыгы 43 кеше медальләр, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.

Алексей Песошин залда утыручылар башкара торган эшнең әһәмиятен һәм аңа ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шундый кешеләр көн саен республиканы алга этәрә һәм шулар бәрабәренә Татарстан төрле тармакларда ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100