Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин “Казан-Арена”да өйрәнү вакытында махсус хезмәтләр эшен бәяләде
Стадион җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә эвакуацияне оештыруда һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтелде, диде Премьер-министр.
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Казан-Арена” футбол стадионында шәһәрнең барлык махсус хезмәтләре ведомствоара өйрәнүләрендә катнашты. Бу хакта республика хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Әлеге өйрәнүләрдә без сезнең белән Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм, булган очракта, аларны бетерү буенча “Казан-Арена”да идарә органнарының, территориаль системаларның әзерлеген тикшерү буенча бик күп мәсьәләләрне карадык”, – дип билгеләп узды Алексей Песошин.
Стадион җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә эвакуацияне оештыруда һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтелде, диде Премьер-министр.
“Алдан күзалланганча, бу өйрәнүләр вакытында шартлар бик катлаулы булды. Хисап докладыгызда бу кыенлыкларны чишүгә үз бәягезне кыска һәм ачык итеп аңлатып, безнең алда торган бурычларны күрсәтеп, күпме көч кирәк булганын, коткару һәм башка кичектергесез эшләрне башкару алгоритмын ачыклап язуыгызны сорыйм”, - дип күрсәтмә бирде Песошин.
Татарстан Премьер-министры йомгаклап, түрәләргә мөмкин булырдай һәлакәтләрне бетерүдә тәкъдимнәр күрсәтүләрен сорады. Футбол стадионында ярышлар уздырганда берәр хәл килеп чыга калса, ул Татарстанда Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары нигезендә бетереләчәк.
Министрлык һәм ведомство вәкилләре ашыгыч хезмәтләр эшенә бәя бирде һәм 2018 елгы Дөнья Чемпионатына әзерлек барышы турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз