news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин КАМАЗ фәнни-техник үзәгендә һәм ярыш автомобильләре цехында булды

3 июльдә компаниянең директорлар советының чираттагы утырышы «Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узды.

Алексей Песошин КАМАЗ фәнни-техник үзәгендә һәм ярыш автомобильләре цехында булды
https://tatarstan.ru

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты. Анда компания эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узды. Утырышта предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

Алексей Песошин Директорлар советының башка әгъзалары белән компаниянең фәнни-техник үзәгендә һәм аның сынау полигонында булды һәм яңа модельләр белән танышты.

Кунаклар «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлык оешмасының ярыш автомобильләре цехын һәм «КАМАЗ-мастер» командасы музее экспозициясен карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot