news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Һиндстан делегациясе белән мәгълүмати технологияләр турында фикер алышты

һиндстан Татарстанның күптәнге һәм өстенлекле партнерларының берсе санала, диде Татарстан Премьер-министры.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Һиндстан сәнәгате һәм стартаплар конфедерациясе делегациясе белән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, тармакларда мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алексей Песошин һиндстан Татарстанның күптәнге һәм өстенлекле партнерларының берсе санала, дип искә алды.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot