news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин ике атнага ялга китте

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин башкарачак.

Алексей Песошин ике атнага ялга китте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин 29 гыйнвардан 11 февральгә кадәр чираттагы ялда, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ял вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин башкарачак.

Тиешле боерыкка 2020 елның 23 гыйнварында имза куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot