Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: Халыкның 60 процентына ковидтан прививка ясатырга тиешбез
Хөкүмәт рәисе коронавирустан чикләү чаралары буенча таләпләр әле сакланганын әйтте.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Гомуми иммунитет булсын өчен, халыкның 60 процентына ковидтан прививка ясатырга кирәк.
«Авыру очраклары кимесә дә, көненә 35-40 очрак ачыклана. Чикләү чараларына килгәндә, таләпләр шул ук кала», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советының 21 нче утырышында.
Ул республикада 1 млн 835 мең кешегә коронавирустан прививка ясату планлаштырылганын әйтте. «Бүгенгә 292 мең вакцина кайтарылды, 220 мең кешегә прививка ясаттык. Соңгы көннәрдә вакцинация буенча көненә 5500-5700 кешегә чыктык. Иң мөһиме — күмәк иммунитет булдыру», — дип белдерде Хөкүмәт рәисе.
Ул шулай ук 451 кеше ковидтан вафат булганын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз