news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин хәрбиләрнең гаиләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

Сергей Шойгу төбәк вәкилләре белән «Юнармия» хәрәкәтен үстерү, «Патриот» паркы филиалларын төзү һәм тәртипкә китерү барышы хакында сөйләште.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Оборона министрлыгы оештырган селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль проблемалары хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илнең барлык төбәкләре белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Россия оборона министры Сергей Шойгу үткәрде. Киңәшмәдә округ командующийлары, шулай ук Татарстан Республикасы, Приморье крае һәм Смоленск өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре катнашты», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сергей Шойгу төбәк вәкилләре белән хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль проблемаларын хәл итү, «Юнармия» хәрәкәтен үстерү, төбәкләрдә «Патриот» паркы филиалларын төзү һәм тәртипкә китерү барышы хакында фикер алышты.

Тулаем алганда, киңәшмә төрле масштабтагы планлы өйрәнүләргә бәйле мәсьәләләр һәм Россия Оборона министрлыгының башка гамәли чараларына багышланган иде.

Сергей Шойгу селектор киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Россия Оборона министрлыгы 2019 ел дәвамында 4 меңнән артык өйрәнүләр һәм 8,5 меңгә якын гамәли чара үткәрергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100