news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Әгерҗедә тәүлегенә 250 кеше кабул итүгә исәпләнгән поликлиника ачты

Объектның бәясе 382 миллион сум булган.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Әгерҗедә өлкәннәр өчен яңа поликлиника ачылды. Яңа медицина учреждениесен ачу чарасында видеоэлемтә аша Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Поликлиника тәүлегенә 250 кеше кабул итүгә исәпләнгән, дип искәртте ул. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш вазгыятендә беренчел звено учреждениеләрен ачу аеруча мөһим. 

Объектның бәясе 382 миллион сум тәшкил иткән. Олылар өчен поликлиниканы республика бюджеты хисабына төзегәннәр.

Учреждениегә заманча медицина җиһазлары урнаштырылган. Районда яшәүчеләр өчен маммограф, компьютер томографы, эндоскоп һәм рентгенография аппараты бар.


news_right_1
news_right_2
news_bot