news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Әгерҗедә Иж-Бубый авылы тарихына багышланган музей ачты

Премьер-министр Әгерҗедә поликлиника төзелешен дә карады, ябык футбол манежы төзелеше мәйданында булды.

Алексей Песошин Әгерҗедә Иж-Бубый авылы тарихына багышланган музей ачты

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов исемендәге музей ачты.

Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, музей Иж-Бубый авылы тарихына һәм аның күренекле кешеләренә багышланган. Аерым экспозициягә сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов турында мәгълүматлар тупланган. Ул авыл үсешенә зур өлеш керткән һәм яңа укыту алымнары белән бөтен илгә танылган мәдрәсә ачуга ярдәм иткән.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында безнең республикада тагын бер мәдәни объект барлыкка килүенә шатмын. Күпмилләтле республикабызда яшәүче һәркем монда тарих һәм гореф-гадәтләрне таба ала», — диде Алексей Песошин.

Ул музейны булдыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт әйтте һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Моннан тыш, Премьер-министр Әгерҗедә поликлиника төзелешен дә карады, ябык футбол манежы төзелеше мәйданында булды. Шулай ук Песошин «Әгерҗе» тимер юл хезмәтләренең күпфункцияле комплексы булган коры җир порты төзү турында инвестпроект белән дә танышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100