news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшмәсендә катнашты

Гражданнар оборонасы буенча Бөтенросссия тренировкалары 1-3 октябрьдә уза.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия тренировкалары башлануга багышланган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшмәсендә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Россиянең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәл һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.

Гражданнар оборонасы буенча Бөтенросссия тренировкалары 1-3 октябрьдә узачак. Евгений Зиничев әйткәнчә, тренировкалар барышында халыкның гражданнар оборонасы өлкәсендә әзерлеген тикшерү планлаштырыла.

Кышкы чорда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен, министр Ерак Төньяк районнарында җылылык-энергетика ресурсларын булдыру һәм ТКХ объектлары әзерлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә йөкләмә бирде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot