Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: FISU Volunteer Leaders Academy форумында 92 ил вәкиле катнаша
Казанда форум 14 — 22 июньдә уза.
(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). FISU Volunteer Leaders Academy халыкара мәгариф форумында 92 илдән хәрәкәтнең 111 лидеры катнаша. Бу хакта форумда катнашучылар белән очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде, дип хәбәр итә республика Хөкүмәте матбугат хезмәте.
“Безнең өчен быел планетаның иң актив һәм битараф булмаган кешеләрен кабул итү горурлык”, - диде Песошин.
«Казанда форум 14 — 22 июньдә уза. Катнашучылар футбол буенча агымдагы Дөнья чемпионаты “Шәһәр волонтерлары” программасына җәлеп ителәчәк, шулай ук алар алдында FISU, UNESCO, Халыкара Олимпия комитеты, WADA, белгечләре, шулай ук булачак универсиадалар һәм студентлар Дөнья чемпионатлары оештыру комитетлары чыгыш ясаячак.
Казанда уеннарга 2 меңнән артык волонтер җәлеп ителгән, дип билгеләп үтте республика Премьер-министры. Киләсе елда Татарстанда узачак һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатында 2,5 мең волонтер катнашачак.
Соңыннын Алексей Песошин уңышлар һәм нәтиҗәле эш теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз