news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин финансчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Республиканың, һәр шәһәр һәм районның, предприятие һәм оешманың тотрыклылыгы финанс тармагы хезмәткәрләренең гаделлегенә һәм төгәллегенә бәйле, ди Татарстан Премьер-министры.

Алексей Песошин финансчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика финансчыларын һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Финансчы хезмәте һәрвакыт һәм Җир шарының теләсә кайсы почмагында хаклы рәвештә мактаулы һәм ихтирамга лаек булды. Бу бәйрәм бөтен Россия профессионалларын — дәүләтнең бюджет һәм салым сәясәтен тормышка ашыруга, җәмәгать финанслары белән идарә итү системасын ныгытуга, илнең социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүгә көн саен өлеш кертүчеләрне берләштерә», — дип китерә Песошин сүзләрен Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Премьер билгеләп үткәнчә, республиканың, һәр шәһәр һәм районның, предприятие һәм оешманың тотрыклылыгы финанс тармагы хезмәткәрләренең гаделлегенә һәм төгәллегенә бәйле.

«Иң мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә җаваплылык сездә», — диде Песошин һәм финансчыларга һөнәри үсеш, озын гомер, нык сәламәтлек теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100