news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин эш сәфәре белән Ютазы районында булды

Премьер-министр Урыссу бистәсенең яхшы якка үзгәрүен билгеләп үтте.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы муниципаль районында булды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев белән берлектә Алексей Песошин Урыссу бистәсендәге балалар сәнгать мәктәбен карады.
 
Премьер-министр һәм башка мактаулы кунаклар Солнечный микрорайонында төзелүче 375 урынлык яңа гимназия нигезенә киләчәк буынга мөрәҗәгать белән капсула салдылар. Хатны Урыссу гимназиясенең, 2017 елының иң яхшы укучысы Нурислам Зиннәтуллин укыды.
 
1 июнь – Халыкара балаларны юклау көненә багышланган концерт оештырылган иде, анда районның балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады. 
 
Премьер-министр Урыссу бистәсенең яхшы якка үзгәрүен билгеләп үтте. Татарстан Президенты карары белән яңа мәктәп нәкъ шушында төзеләчәк. Бу объектка инде акча бүленгән. 2015 елда бистәдә яңа балалар бакчасы ачылган иде.
 
Алексей Песошин әйтүенчә, 2016 елда республикада өч яңа мәктәп төзелгән, агымдагы 207 елда тагын 9 мәктәп төзелә, – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100