news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин "Elsevier" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Elsevier" компаниясе җитәкчелеге белән фәнни-техник өлкәдә фикер алышты.

Алексей Песошин "Elsevier" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Алексей Песошин бүген “Elsevier” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Хөкүмәте рәисе Татарстанның “Elsevier” компаниясе белән фәнни-техник һәм башка өлкәләрдә стратегик партнерлыкны үстерүдә кызыксынуын билгеләп үтте.

“Соңгы елларда безнең республика фәнни комплексны стимуллаштыру өлкәсендә шактый уңышларга иреште. Тикшеренү һәм эшләнмәләр секторын җайга салу механизмнары Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә 2008 елда расланган фәнни һәм инновацион эшчәнлекне үстерү стратегиясендә салынган. Әлеге документ таләпләре һәм күрсәтмәсе нигезендә республикада фәнни оешмалар саны даими рәвештә арта бара һәм ул инде 120 берәмлеккә җитте. Әлеге күрсәткеч буенча безнең төбәк – Россиядә лидерлар сафында” – дип җиткерде Алексей Песошин.

Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, бүген Татарстанда фән һәм технология өлкәсендә барлык сегментлар: академия, югары уку йорты, тармак, корпоратив өлкәләре тәкъдим ителгән. Шуңа күрә җирле фәнни үзәкләр тикшеренүләрнең төрлесен алып барырга сәләтле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100