news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «Ел җитәкчесе - 2021» конкурсы комиссиясе утырышын үткәрде

Быел конкурс лауреатларын 7 номинация буенча билгеләделәр.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Ел җитәкчесе — 2021» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын уздырды.

Быел «Ел җитәкчесе — 2021» конкурсы лауреатларын 7 номинация буенча билгеләделәр. Алар «Зур көндәшлеккә сәләтлелек өчен», «Инвестицион активлык өчен», «Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен», «Зур социаль җаваплылык өчен», «Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен», «Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен», «Предприятиене цифрлы трансформацияләү өчен» номинацияләре. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар (номинантлар) исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Профсоюзлары федерациясе тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылды.

Быел 97 җитәкче лауреат исеменә дәгъва кылды. Үз коллективлары белән бергә алар конкурс номинацияләрендә каралган эшчәнлек юнәлешләрендә предприятие күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин итте. Конкурста катнашу өчен барлыгы 120 тәкъдим җибәрелгән.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Ел саен үткәрелә торган «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы ТР Президенты Указы белән 2002 елда гамәлгә куелган иде. Шул ук указ нигезендә ТР Премьер-министры җитәкчелегендә конкурс комиссиясе төзелде, аның составы ел саен яңартыла. Беренче конкурс 2001 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100